2024 нче елның 26 нчы май көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-дуплет буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан, Алабуга, Әгерҗе, Волжск шәһәрләреннән, Киров өлкәсеннән, Чувашия һәм Удмуртия республикаларыннан килгән спортчылар көч сынашты.
Ярыш барлыгы 3 категориядә үтте:
“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар;
“В” категориясе – разрядлы спортчылар;
“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;
Спортинг - дуплет ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 5 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:
“А” категориясендә:
1 урын – Ибатуллин Айрат (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
2 урын – Ревякин Александр (Киров шәһәре)
3 урын – Мөбәрәкшин Ренат (Әгерҗе шәһәре)
“В” категориясендә:
1 урын – Гарипова Алия (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
2 урын – Лизунов Олег ( ш.т.б. Актүбә)
3 урын – Мостафин Илдар (Алабуга шәһәре)
“С” категориясендә:
1 урын – Абдуллин Сәрим (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
2 место – Соловьев Илья (Ижау шәһәре)
3 место – Рябов Максим (Ижау шәһәре)
Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.