Яхшы китап-ул гомер буена дус. Һәм безнең бурыч үсеп килүче буында - китапка һәм укуга мәхәббәтне тәрбияләү, дөньякүләм карашны һәм кызыксынуны киңәйтү, аларда китапларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Шушы максат белән 24 май көнне МБМБУ 3 номерлы Саба «Шоколад» балалар бакчасына район балалар китапханәсе хезмәткәрләре чакырылган иде, алар «Дөньяда ничә китап бар?»дигән чара үткәрделәр. Балалар китапханәдә булган китапларның күптөрлелеге белән таныштылар. Китапханәчеләр аларга иң зур һәм иң кечкенә, иң акыллы һәм иң тылсымлы китап тәкъдим иттеләр. Шулай ук китаплар белән эш итү кагыйдәләрен дә искә төшерделәр. Аннары балалар «Китапханә»мультфильмын карадылар һәм фикер алыштылар. Чара ахырында убырлы карчык әкиятләр буенча викторина үткәрде.