Явлаштау мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

24 майда Явлаштау  мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Бу истәлекле көн белән «Саба таннары» газетасының баш мөхәррире Исмәгыйлев Рөстәм Габдерәүф улы , район мәгариф бүлеге методисты Әхәтова Алсу Рәсим кызы , Саба» ҖЧҖ Явлаштау бригадасы идарәчесе Фазлыев Алмаз Камил улы һәм Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы котладылар. Быел 11 сыйныфны 4 укучы, ә 9 сыйныфны 8 укучы тәмамлый. Аларга укуда һәм тормышта алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International