Чәчү районның барлык хуҗалыкларында оештырылган рәвештә алып барыла. Игенчеләрнең бөтен көче вакытында, сыйфатлы итеп чәчүгә юнәлтелгән. Иген культураларының югары уңышын алу өчен мөһим факторларның берсе-чәчүнең оптималь вакыты. Аны сайлаганда дым запасларын гына түгел, ә вегетация чорының озынлыгын, авыруларга һәм бөртекле корткычларга чыдамлыгын да исәпкә алырга кирәк.