Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2024 елда азык әзерләү техникасы һәм азык саклагычларының әзерлеген кабул итү конкурсы

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

15 майда районда агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасы һәм азык саклагычларының 2024 елда азык әзерләүгә әзерлеген кабул итү конкурсы узды. Ул азык әзерләү эшләренә әзерлек дәрәҗәсен арттыру максатыннан үткәрелә. Куркынычсызлык техникасын үтәүгә һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Анда Г.С.Баязитов-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, Р. Р. Хәбибуллин-Татарстан Республикасы буенча ФГБУ "Россельхозцентр"  филиалы җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында УСХиП буенча начальник - Нигъмәтҗанов Р.Ф., Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында УСХиП механизациясе буенча консультант-Ибатова Э. И., И. Н. Ибраһимов-Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында Саба районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге. Комиссия хуҗалыкларның азык әзерләүгә әзерлегенә югары бәя бирде.

Тэги: УСХИП
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International