9 майда Татар Икшермәсе авылында Бөек Җиңү хөрмәтенә митинг-концерт узды. Матур җырлар яңгырады, биюләр булды.Җырлар һәм биюләр һәрвакыт авыр һәм караңгы вакытта сугыш кырында солдатларга ярдәм иткән, тылда эшләүче хатыннарга, аналарга һәм Балаларга өмет биргән. Бу концерт Россия батырлыгын мәңге истә тотачак кешеләргә һәм җиңүчеләрнең данлы буынының искиткеч рухилыгы һәм корбанлыгы нигезендә торган бәйрәмгә – илебезнең һәр кешесенең күңелендә һәм йөрәгендә мәңгегә булган Җиңү көненә багышланды! Җиңүнең нинди бәягә яуланганын истә тоту-безнең изге бурычыбыз. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Раис Нургали улы котлады.