«Хәркемнең күңелендә син, Җинү»

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Җиңү көне - һәр гаилә һәм һәр граждан өчен мөһим бәйрәм. Миллионлаган солдат һәм тыныч гражданнарның гомерен өзгән коточкыч сугышка кагылмаган кешене табу кыен. Бу бәйрәм хөрмәтенә Югары Симет мәдәният йортында Җиңү көненә багышланган «Хәркемнең күңелендә син, Җинү» бәйрәм концерты узды. Концертта сугыш елларының яраткан һәм һәркемгә таныш җырлары, шулай ук заманча җырлар яңгырады. Иң авыр вакытта сугыш кырында солдатларга ярдәм иткән җырлар тылда эшләүче хатыннарга, аналарга һәм балаларга өмет биргән. Концертның барлык катнашучылары башкаруында «Җиңү көне» җыры финал чыгышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International