8 май көнне Олы Арташ авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган Җиңү көне хөрмәтенә митинг узды. Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм педагоглары, балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл җирлеге хезмәт коллективлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды. Митинг Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр салу һәм агач утырту белән тәмамланды.