"Георгий тасмасы" акциясе

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акция да укучылар һәм авыл халкы катнашты. "Георгий тасмасы" акциясе-үткән буыннардан бүгенге көнгә кадәр килгән эстафета. Хәтер эстафетасы, әтиләр,  бабалар батырлыкларына хөрмәт, үз җирен, үз халкын, үз телен, илен  якларга әзерлек эстафетасы. Акциядә катнашучылар дары һәм  ут төсләре, батырлык һәм батырлык җиңүләре, ветераннарның истәлеге һәм хөрмәте символы булуын белделәр. Язлы Арташ АК мөдире, ел саен барлыкка килгән традиция буенча, Георгий тасмаларын тарата һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары каберләре коймаларына беркетә. Һәр кеше әлеге акциядә горурлык хисе белән катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International