21 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында стендка ату буенча Россия беренчелеге

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Липецк шәһәрендә стендка ату буенча 21 яшькә кадәр  яшүсмерләр арасында  Россия беренчелеге тәмамланды.  Ярышта  илнең 16 төбәгеннән  200дән артык  спортчы сезонның беренче яшүсмерләр стартына килде.

     Команда скитында яшүсмерләр арасында «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчысы Ануфриев Арсений 2 урынны алды.  Шулай ук кызлар категориясендә  Галимова Рәлинә дә 2 урынга лаек булды.

    Шулай итеп,  21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында  Россия Беренчелегенең гомумкоманда зачетында Татарстан Республикасы җыелма командасы 1 урынны алды.

      Спортчыларыбызны Россия Беренчелегендә уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International