Волейбол буенча хатын-кызлар арасында район Чемпионаты дәвам итә. Финанс – бюджет палатасын 2 команда тәкъдим итте. ФБП -1 командасы алга таба да уеннарны дәвам итә. Кызларыбызга җиңүләр, оптимистик рух теләп калабыз.
20 мартта Уфада 12 яшькә кадәрге малайлар арасында фехтование буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә Даниил Попов (Саба-Арена спорт мәктәбе) Татарстан 1 командасы составында бронза медаль яулады.
Даниилны уңышлы чыгышы белән котлыйбыз, алга таба да җиңүләр телибез!
Кадерле Саба муниципаль районы халкы!
Саба муниципаль районы администрациясе исеменнән сезне ел саен 21 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара урманнар көне белән котлыйбыз!