Бүген Саба бистәсенең 3 нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасында җир көненә багышланган чара үткәрелде. Яшь экологлар, җир безнең йортыбыз гына түгел, ә барлык хайваннар, үсемлекләр өчен дә йорт икәнен белделәр, яңа белемнәр алдылар. Һәм без – кешеләр табигатьне сакларга, анда яшәүчеләрнең берсен дә рәнҗетмәскә тиеш икәнлегенә төшенделәр.
Чарада табигатьне саклау буенча төрледән-төрле уеннар үткәрелде, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Җир көне, мөгаен, яз көне юкка гына билгеләп үтелмидер. Чөнки нәкъ менә елның бу вакытында бөтен табигать җанлана. Безнең тәрбияләнүчеләребез эти-эниләре белән берлектә, җир көне алдыннан «Җир - безнең уртак йортыбыз» дигән темага рәсемнәр ясадылар. Бу рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
Бәйрәмдә катнашучылар арасында шатлык һәм дуслык атмосферасы булдырылды.