Бүген, 23 нче апрель көнне, Шәмәрдән зонасында,хезмәт коллективлары арасында хатын-кызларның волейбол буенча Саба чемпионаты төгәлләнде.

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Бүген, 23 нче апрель көнне, Шәмәрдән зонасында,хезмәт коллективлары арасында хатын-кызларның волейбол буенча Саба чемпионаты төгәлләнде. Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Кави улы Валиев, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры вазыйфасын башкаручы Алисә Магфүр кызы Гомәрова катнашты. Быелгы чемпионатның жиңүчеләре булып, 1 нче урында Шәмәрдән "Үсеш" лицее, 2нче урында "Салават күпере" балалар бакчасы, 3нче урында "Югары Утар акылга зәгыйф балалар йорты" коллективы командалары танылды.

"Салават күпере" командасыннан Алсу Бикмөхәммәтова, "Утар балалар йорты" командасыннан Сирена Сабирова, "Шәмәрдән лицее" командасыннан Резеда Сабирова, "Яшьлек"яшьләр үзәге командасыннан Зөлфия Камалиева ярышларда иң яхшы уенчылар исемен алды.

Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International