Татарстан Республикасы территориясендә давыл турында кисәтү.

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә давыл турында кисәтү.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

 

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы - давыл турында кисәтү

2024 елның 23 апреле 15.00 сәгатьтән  24 апрель 02.00 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә яшенле яңгырлар, 15-20 м/с тизлектә кыска вакытлы җилләр, локаль рәвештә 24 м/с, көчле яңгырлар, боз яву көтелә (Казан шәһәрендә 23 апрель 17.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр).

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Бинаның эчендә булырга, аннан чыгуны чикләргә киңәш итәбез. Балаларны олылар карамагында калдыру мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Биек агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

6. Куркынычны өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән әвәләп ясаган декор элементлары тудыра ала. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябырга, балконнардан тышка чыгарга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

 

Яшен вакытында:

Әгәр дә, Сез велосипедта яки мотоциклда барганда, яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкка читкә китегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуы искәртелмәгән. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бозык һава торышының узып китүен көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буаларның булмавы мөһим, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

 "Телефон доверия" ГУ МЧС России по РТ 8 (843) 288-46-96.

https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/5261243

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International