20 апрель көнне "Хезмәт резервлары" стадионында Татарстан Республикасы гаилә командалары арасында ГТО ВФСК республика фестивале узды. Республиканың иң көчле 8 гаилә командасы катнашты. Саба муниципаль районы исеменнән Макаровлар гаиләсе уңышлы чыгыш ясады.
Макаровлар гаиләсе гаилә командалары арасында ГТО фестиваленең муниципаль этабында җиңүчеләр. Аларга түбәндәге сынауларны җиңәргә кирәк булды:
- турникта тартылу
- идәндә ятып кулларны бөгү һәм җәю.
- гимнастика эскәмиясенә таянып кулларны бөгү һәм җәю;
- гәүдәне аркада ятып күтәрү;
- урыннан озынлыкка сикерү;
- 30 һәм 60 метрга йөгерү;
- гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышу;
- электрон коралдан ату.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Саба муниципаль районы командасы 4 нче урынны алды.
Фестиваль бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды! Спорт мәйданчыгында бердәмлек хөкем сөрде. Ярышлар чын спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әверелде! Фестивальдә катнашкан өчен Макаровлар гаиләсенә зур рәхмәт белдерәбез!