Районда язгы кыр эшләре башланды

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

«ЮЛБАТ» АХП ҖЧҖ хуҗалыгында Килдебәк бүлекчәсе күпьеллык үләннәрне 1,8 ц/га нормада аммиак селитрасы белән тукландыра башлады. Күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны азотлы ашламалар белән иртә язгы тукландыру туфракны туклыклы элементлар комплексы белән тутыру хисабына аларның тиз үсешен стимуллаштыра. Тукландыруның ни дәрәҗәдә дөрес һәм вакытында үткәрелүенә киләчәк уңышның сыйфаты һәм күләме бәйле.

Тэги: УСХИП
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International