Укучыларны тикшеренү, эксперименталь, конструкторлык, эзләү эшчәнлегенә җәлеп итү, иҗади фикерләүне, мөстәкыйль эш күнекмәләрен үстерү максатыннан 2024 елның 11 апрелендә 4-6 сыйныф укучылары арасында «Киләчәккә адым» фәнни-гамәли конференциясенең мәктәп этабы уздырылды. Җиңүчеләр һәм призерлар 4,5,6 сыйныфлар арасында билгеләнде. Алар конференциянең муниципаль этабында катнашачак.