Гаиләләрне, балаларны физик тәрбияләү процессына җәлеп итү, традицион гаилә кыйммәтләрен, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан 15 апрельдә Татарстан Республикасы гаилә командалары арасында «ГТО» ВФСК фестиваленең муниципаль этабы узды. Анда Саба районы буенча 7 команда катнашты. Бәйрәмне Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Гарипов Ирек Рамазан улы тантаналы рәвештә ачты. Фестиваль нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Макаровлар гаиләсе (Иштуган бистәсе; Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе)
2 урын-Хафизовлар гаиләсе (ш.т.б. Байлар Сабасы; Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе)
3 урын-Ибраһимовлар гаиләсе (Тимершык авылы; Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе). Ярышлар дуслык һәм җылы атмосферада узды, залда сәламәт көндәшлек рухы хөкем сөрде, беркем дә бирешергә теләмәде.
Җиңүче гаиләгә 2024 елның 20 апрелендә Казанда узачак Гаилә фестиваленең республика этабында чыгыш ясарга туры киләчәк. Макаровлар гаиләсенә уңышлар һәм җинү белән кайтуларын телибез!