13 апрельдә Байлар Сабасын да һәм Шәмәрдән тимер юл вокзалы каршында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Авыл халкы һәм кунаклары ярминкәдә районыбызның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үстергән чиста продуктлар: ит, төрле төрдәге ашлык продуктлары, бал, сөт продуктлары һәм кондитерлык эшләнмәләре сатып ала алдылар.