Саба районы №4 “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм логопедлар очен “Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияларында, мәдәни практикаларның төп формалары” дигән темага район семинары булдып узды.
Семинар барышында Хазиева Алсу Габдельхәмит кызы икенче кечкенәләр төркемендә мнемотаблица һәм логопед күнегүләрен кулланып,сөйләм үстерү буенча түгәрәк эшчәнлеген күрсәтте. Сәйфетдинова Л.Т. әзерлек төркеме балалары белән «Гадәти булмаган театр» уенын үткәрде. Балалар керпе малаеның урманга сәяхәтен сүзсез күрсәттеләр.
Бакчабыз логопеды Сабирова Мөнирә Мөхәмәтнур кызы, психолог Хисамиева Гөлназ Рафис кызы, рус теле тәрбиячесе Мавлявиева Ләйсән Альфакар кызы тарафыннан мастер - класслар күрсәтелде. Тәрбияче Якупова Галия Габделфәрт кызы кызыклы экспериментлар эшчәнлеген тәкъдим итте, эксперимент космос макетын булдырудан гыйбарәт иде. Г.Г. Якупова Космос макетын ясау буенча экспериментны уртанчылар төркеме балалары белән “Космик киңлекләр” атналыгы кысаларында үткәрде.
Елдагыча традицион рәвештә семинарда мәктәпкәчә әзерлек төркеме белән музыка җитәкчесе Галимуллина Алсу Ринат кызы, рус теле тәрбиячесе Мавлявиева Ләйсән Альфакар кызы һәм төркем тәрбиячеләре җитәкчелегендә “Брысь” дип исемләнгән музыкаль әкият сәхнәләштерелде. Мюзикл балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә йорт хайваннарына сакчыл мөнәсәбәтне пропагандалау максатыннан тәкъдим ителде.
Шулай ук семинарда төрле дидиактик уеннар һәм "Планетаның табигый зоналары" конструкцияләре күргәзмәсе дә оештырылды. Конструкцияләр бу зонада үскән үсемлекләр, агачлар, бу зонада яшәүче хайваннар белән тулыландырылган иде.