Спортинг-компакт ярышлары буенча Татарстан Республикасы Кубогының 4 нче этабы

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

2024 нче елның 7 нче апрель көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан, Алабуга, Әгерҗе, Волжск шәһәрләреннән, Киров өлкәсеннән, Чувашия һәм Удмуртия республикаларыннан килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш  барлыгы 3 категориядә үтте:

“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган  спортчылар;

“В” категориясе – разрядлы спортчылар;

“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар.

 Спортинг - компакт ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 4 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:

“А” категориясендә:   

 1 урын – Басыйров Алмаз (Казан шәһәре)

 2 урын –  Мөбәрәкшина Айгөл (Әгерҗе шәһәре)

 3 урын – Мөбәрәкшин Ренат (Әгерҗе шәһәре)

“В” категориясендә:

1 урын – Галимова Рәлинә (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

2 урын – Иванов Игорь (Казан шәһәре)

3 урын – Гарипова Алия (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

 “С” категориясендә:

1 урын – Абдуллин  Сәрим (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

2 место –  Сергеев Сергей (Казан шәһәре)

3 место – Карамов Эльдар (Ижау шәһәре)

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International