2024 елның 6 апрель көнендә Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2012 елда туган һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ачык турнир булып узды. Ярышта барлыгы 5 команда катнашты: ДОПЦ “Батыр” Кукмара шәһәре, Мамадыш шәһәренең 3 нче номерлы урта мәктәбе, Алабуга шәһәреннән килгән “Тигры” командасы һәм “Сабантуй” спорт мәктәбенең ике командасы көч сынашты.
Ярышларны ачу тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы катнашты.
Уеннар дус мөнәсәбәттә, әмма ярышу шартларында узды. Бер команданың да җиңеләсе килмәде. Барысы да яхшы уен күрсәтергә омтылды. Әмма һәр уенда җиңүче һәм җиңелүчеләр булган кебек, бу ярышта да беренчелекне бары бер команда гына яулады:
1 урын – “Тигры” командасы (Алабуга шәһәре)
2 урын - ДОПЦ “Батыр” Кукмара шәһәре,
3 урын – “Сабантуй -1” командасы
Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар кубок, грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.