Мөнәҗәт халык иҗатының иң борынгы жанрларының берсе булып тора, ул дин тотучыларның Аллаһка мөрәҗәгать итү формасы. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә мөнәҗәт үз – үзең белән сөйләшү, мөрәҗәгать итү, Аллаһка гафу сорап дога кылу. Бу музыкага киенгән шигърият кенә түгел, бу аның җан авыртуын, үтенечләрен һәм тәүбәләрен белдерү ысулы. Мөнәҗәтләр үз эчтәлеге буенча дүрт төркемгә бүленәләр: дини-гомуми фәлсәфи, туган җир һәм аннан аерылу, ана белән бала мөнәсәбәтләре, тормыш һәм үлем турында. Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре мөнәҗәтләр кичәсен үткәрделәр. Кичәдә эчтәлекле мөнәҗәтләр тәкъдим ителде . Чарада төрле яшьтәге халык катнашты. Катнашучылар төрле темаларга алдан әзерләнгән мөнәҗәтләрне башкардылар. Чара барышында халык иҗаты турында сөйләделәр, мөнәҗәтләр кайдан һәм ничек барлыкка килгән, һәм алар ни өчен кулланыла? Күңелгә тирән үтеп кергән, хәтерне уяткан күп кенә мөнәҗәтләр башкарылды.