Саба районы Иске Икшермә авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү

2024 елның 7 апреле, якшәмбе

2024 елның 05 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Саба муниципаль районы Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин катнашында, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр. Бу төр күчмә кабул итүләрнең төп максаты-гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм авыл җирлеге территориясендә өстенлек итүче иң проблемалы мәсьәләләрне ачыклау. Катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормалар һәм кагыйдәләр, кулланучылар хокукларын яклау турында законнар булдыру тарихы, финанс грамоталылыгы турында аңлатылды. Чара барышында сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре»газетасы таратылды. Шулай ук коррупциягә каршы юнәлешле һәм финанс грамоталылыгы буенча мәгълүмат бирелде. Катнашучылар сыйфатсыз товарны кире кайтару вакытына кагылышлы сорауларны күтәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International