Югары Симет авылында “Нәүрүз” бәйрәме

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Югары Симет мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, “Нәүрүз” милли бәйрәме оештырылды. Авылдашлар театральләштерелгән тамашаны рәхәтләнеп карадылар, уеннарда, конкурсларда катнаштылар һәм учакта пешерелгән боткадан авыз иттеләр, кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар. Төрле халык уеннары үткәрелде, алар мәдәният хезмәткәрләре башкаруында концерт номерлары белән чиратлашып алып барылды. Чара бәйрәм атмосферасы һәм тамашачыларның искиткеч кәефен тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International