Бүген, 27 март көнне, Эзмә урта мәктәбе укучылары "Saba-balahoner" проекты кысаларында районыбыз оешмаларында кунакта булдылар.

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Бүген, 27 март көнне, Эзмә урта мәктәбе укучылары "Saba-balahoner" проекты кысаларында районыбыз оешмаларында кунакта булдылар. Укучылар, «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгендә социаль хезмәткәр, психолог һәм социаль педагог һөнәрләре белән таныштылар. Электр челтәрләре оешмасында электорчы һөнәре серләренә төшенделәр, электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшереп аларны практикада кулланып карадылар. Соңгы тукталыш Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем бирү  мәктәп-интернатында урнашкан "Кулинария" станциясе булды. Әлеге станциядә укучылар үзләрен пешекче ролендә сынап карадылар. Үз куллары белән тәмле җиләк-җимеш салаты әзерләргә өйрәнделәр.Бүгенге сәяхәт файдалы һәм күңелле булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International