Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен гади пневмо - ракета модельләре буенча зона шәхси - команда ярышлары

2024 елның 22 марты, җомга

2024 нче елның 15 нче март көнендә Олы Кайбыч авылында сәламәтлеге чикле балалар арасында гади пневмо - ракета модельләре буенча зона ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Шаймурзин И.К., Габтрахимов М.Н. җитәкчелегендә Тимершык урта мәктәбе  һәм  " Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп- интернаты" укучылары урыннар яулады.

Фахрутдинов Ильназ Алмазович - “Очу төгәллеге” номинациясендә 2 нче урын

Бадрутдинов Аяз Алмазович - “Очу ераклыгы” номинациясендә 1 урын

Ахмадиев Рустем Рифгатович - “Очу ераклыгы” номинациясендә 1 урын

Гаффанова Раниля Рамисовна - “Очу төгәллеге” номинациясендә 1 урын

Команда зачетында «Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары 1 урынны яулый.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм ярышларда алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International