14 нче март көнне Сәләтле балалар мәктәбенең 8, 10, 11 нче сыйныф укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Сәяхәт «Муса Җәлилнең музей-фатиры»ннан башланды. Киләсе тукталыш «Максим Горький һәм Федор Шаляпин музее»нда булды. Укучылар һәр музейдан күп яңа мәгълүмат туплады, танылган шәхесләребез турында истәлекләрне барлады. Укучылар күңелендә аларның эш урыннанары, шәхси әйберләре аеруча да зур кызыксыну уятты. Көннең икенче яртысында сәяхәтчеләр республикабызның милли китапханәсе белән таныштылар. Китапханәнең тарихын, элеккеге бинадагы ремонт эшләре, яңа бинадагы яңалыклар, өстенлекләр турында якташ экскурсовод тәфсилләп сөйләде.
Кичке Казан шәһәре белән бераз хозурланганнан соң, юл Г.Камал исемендәге академия театрына тотылды. Анда Илгиз Зәйниевнең «Бию пәрие» спектакле укучылар күңеленә хуш килде: заманча бию, гаилә тәрбиясе, әти-әни белән бала мөнәсәбәтләрен һәрберсе үз күңеле аша үткәрде.
Әлеге файдалы һәм кызыклы ял өчен районыбызның мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакиров Илфат Фоат улына, мәктәбебез директоры Дәүләтшин Нияз Илгиз улына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.