Фигуралы шуу буенча ярышлар

2024 елның 22 марты, җомга

2024 елның 13-14 мартында Кукмара шәһәрендә конькида фигуралы шуу буенча «Язгы карлыгачлар» республика классификация ярышлары узды. Саба муниципаль районының «Олимп» урта мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яхшы әзерлек күрсәттеләр һәм призлы урыннар алдылар. Зәкирҗанова Мәдинә-2 урын, Гәрәева Виолетта-1 урын, Гарипова Ләйлә-1 урын, Хаҗиәхмәтова Наргиза 1 урын алды. Яшь спортчы кызларны һәм аларның тренер-укытучысы Романова Анна Владимировнаны котлыйбыз. Сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм тыныч күк телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International