«Гаилә бәхете – балада»

2024 елның 15 марты, җомга

Тату гаилә – ил терәге, бала өчен иң кирәге. Тату гаилә бердәм булса, бала бәхетле була. Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Ни өчен бик кадерле, якын сүз ул? Бу сорауларга җаваплар табар hәм күңелле ял итәр өчен 13 нче март көнне «Балачак» балалар бакчасы «Гаилә бәхете – балада» дип аталган чара белән, район мәдәниять йортында чыгыш ясады. Әлеге чарада балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар, әти-әниләр комитеты бердәм булып, актив катнашты. Концертны үзебезнең әти- әниләр комитеты “Бакчада беренче көн” сценкасы белән башлап җибәрде.  Концерт нәфис сүз, күмәк биюләр, матур җырлар белән үрелеп барды.

   «2024 – Гаилә елы» кысаларындагы бу чара коллективны, әти-әниләрне тагын да якынайтты. Чарага килгән һәркем уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф белән таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International