13 март көнне Шәмәрдән бистәсендә хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды (Шәмәрдән зонасы).

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

13 март көнне Шәмәрдән бистәсендә хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды (Шәмәрдән зонасы). 

Бүләкләүне Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улы үткәрде.

1 урынга  “Яшьлек” командасы,

2 урынга “ШЛПУМГ” командасы,

3 урынга  “Шәмәрдән лицее” командасы,

4 урынга “РЖД” командасы лаек булды.

Иң яхшы уенчылар дип, “Яшьлек” командасы составында Хөснетдинов Илназ, “ШЛПУМГ” командасы составында Сираҗиев Илшат, "Шәмәрдән лицее” командасы составында Газизов Дамир, "РЖД” командасы составында Ситников Михаил танылдыдар.

Чемпионат җиңүчеләрен  котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International