Ел саен мартның икенче дүшәмбесендә "Милләтләр берлеге көне" билгеләп үтелә. 11 мартта Эзмә мәктәбендә "Дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр" юнәлеше лидеры Заһидуллина Самира «Милләтләр Берлеге»дип аталган чара үткәрде. Ул бу истәлекле көн турында кызыклы фактлар сөйләде. Балалар күп кенә илләр турында яңа мәгълүмат алдылар. Бердәмлек көне-дәүләт бәйрәме. Бу көнне тематик чаралар һәм бөтен җирдә бердәмлек Флагы күтәрелү тантаналары үткәрелә.