Спортта да сынатмыйлар!

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

      24 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә  авыл хуҗалыгы оешмалары арасында узган чаңгы ярышында ҖЧ “ Игенче” җәмгыятеннән өч команда: “Игенче-1” , “Игенче –2” ,“Игенче- 3» командалары   катнашты. Ярыш барышында  “Игенче 1”  командасы -I нче, “Игенче -2” –II нче, “Игенче- 3” - IV нче  урыннарны яулады.Командаларның  призлы урыннарга ирешүе аеруча шатлыклы.

     Ярышлар нәтиҗәләре буенча үз төркемнәрендә призлы урыннар алган спортчылар  грамоталар  белән бүләкләнде.

Җитәкчеләр арасында:

Зарипов Алмаз Зөфәр улы -I нче урын

Ир-егетләр арасында: 

Сафиуллин Инзиль Мөдәрис улы -I нче урын,

Хөсәенов Айдар Кашип улы IV нче урын;

Хатын-кызлар арасында :

Зарипова Айзилә Рөстәм кызы  - II нче урын,

Хусаенова Рузия Гаптелхади кызы -III нче урын яуладылар.

      Мактаулы урыннар алган хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек телибез, алдагы ярышларда да уңышлар юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International