Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында суднолар модельләре спорты ярышлары

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Судно моделен популярлаштыру һәм инвалид балаларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның иҗади сәләтләрен ачу максатыннан 2024 елның 17 февралендә Әлмәт шәһәрендә инвалид балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында иң гади судно модельләре буенча шәхси-команда ярышлары узды. Әлеге ярышларда Саба муниципаль районы командасын тренер И.И. Имамиев җитәкчелегендәге Югары Симәт урта мәктәбе укучылары тәкъдим итте. Ярышлар барышында балалар түбәндәге урыннарны алдылар:

1 урын - Латыйпов Риназ, “Ишкәкле тәгәрмәчле суднолар” номинациясе -тизлеккә.

1 урын - Галиев Марсель, “Ишкәкле тәгәрмәчле суднолар” номинациясе - төгәллеккә.

3 урын - Имамиев И.И., укытучылар арасында номинация.

Шулай итеп, безнең команда 1 урынны яулады. Балаларны һәм аларның педагогын котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International