17 нче февраль көнне, Шәмәрдәндә атказанган спорт мастеры, Сочида үткән Паралимпия уеннарында 2 тапкыр чемпион булган Рушан Миннегулов призына, "Сәламәтлек чаңгы юлы" ярышлары узды.

2024 елның 18 феврале, якшәмбе

17 нче февраль көнне, Шәмәрдәндә атказанган спорт мастеры, Сочида үткән Паралимпия уеннарында 2 тапкыр  чемпион булган Рушан  Миннегулов призына, "Сәламәтлек чаңгы юлы" ярышлары  узды. Чаңгы юлыннан мәктәпкәчә яшьтән башлап, өлкән буынга кадәр спорт сөючеләр үтте. Иң өлкән чаңгычыга  65, иң яшь чаңгычыга 3 яшь иде. Алар 400 метрдан башлап, 5 чакрымга кадәр үзләренең көчләрен сынадылар.

Ярышларны "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Маканов Динар Каршигай улы һәм  Рушанның абыйсы, үзе дә чаңгы спорты буенча  мастер, Саба спорт мәктәбе тренеры Руслан Миннегулов башлап җибәрделәр һәм катнашучыларга уңышлар теләделәр. Ярышлардан беркем дә буш  китмәде. Катнашучыларның барысына да, медаль, грамота, истәлек бүләкләре, җиңүчеләргә акчалата  бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International