« Әфганистан-йөрәк ярам» исемле хәтер кичәсе

2024 елның 16 феврале, җомга

15 февраль-Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Әфганстан сугышы-совет чоры елъязмасының иң фаҗигале битләренең берсе. Ул мәңгегә сугыш ветераннары хәтерендә генә түгел, ә алдагы буыннар хәтерендә калачак.  Алар халыкара бурычларын намус белән үтәгәннәр. Ә бүгенге малайлар һәм кызлар ул сугыш, батырлык, дан, һәлак булган геройлар истәлеген сакларга тиеш.15 февральдә Язлы Арташ авылы клубында Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, Ике Басу Арташ китапханәчесе белән берлектә, якташыбыз  Шәйдуллин Фердинантка багышланган Хәтер кичәсе оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International