Бүген Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Мамадыш шәһәрендә үткән Бөтенроссия «SUNNYФЕСТ-2024» фестивалендә катнаштылар. Биредә иң үзенчәлекле чана белән таудан шуу һәм "Итекле хоккей " буенча ярышлар уза. Безнең район командалары, чана шуу буенча кызыксындыру бүләгенә һәм "Итекле хоккей"да 3нче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз.