10 нчы февраль көнне, Шәмәрдәндә, "Россия чаңгы юлы-2024","Татарстан чаңгы юлы-2024" ярышлары булып узды.

2024 елның 11 феврале, якшәмбе

10 нчы февраль көнне, Шәмәрдәндә, "Россия чаңгы юлы-2024","Татарстан чаңгы юлы-2024" ярышлары булып узды. Әлеге чара спорт сөючеләрнең яраткан традицион бәйрәменә әйләнде. Бирегә чаңгы шуарга хәтта гаиләләре белән киләләр. Чаңгы шуучыларның саны да  елдан-ел арта бара. Чаңгы юлына мәктәпкәчә яшьтәге балалар да бик теләп  баса. Быел ярышларда якынча 150  чаңгычы катнашты. Алар арасында ясле балалары, мәктәп укучылары, студентлар, оешма-предприятие эшчеләре, спортсменнар һәм ветераннар да бар иде. Ярышны сәламләү сүзе белән "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Маканов Динар Каршигай улы башлап жибәрде.  Җиңүчеләргә диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды. Ә иң кечкенә катнашучыларның барысына да кызыксындыру бүләкләре бирелде. Ярыштан һәркем күңел күтәренкелеге алып, канәгать күңел белән таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International