«Ел студенты 2023» премиясе!

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

«Ел студенты 2023» премиясе!

 

Күптән көтелгән вакыйга!

 Районыбызда беренче тапкыр “Ел студенты-2023” бәйгесе үтте! 

4 нче февраль көнне, Сабаның яңа ачылган коворкинг  үзәгенә районыбыз мәктәпләрен тәмамлап, бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алучы  иң белемле, иң актив, иҗади , спорт сөюче, җәмәгать эшләрендә иң актив катнашучы студентлары җыелды. Студентлар югары һәм урта  һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында аерым билгеләнеп үтелде.         “ Иң яхшы волонтер”, “ Иң яхшы җәмәгатьче”, “ Иң яхшы мәгълумат җиткерүче”, “ Иң яхшы спортсмен”, “Иҗади шәхес”, “Интеллек” номинацияләрендә җиңүчеләр диплом һәм акчалата бүләккә лаек булдылар. 

Студентларны тәбрикләү тантанасында Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, “Гафэль” гаилә компаниясе җитәкчесе һәм тәбрикләү тантанасы үткән коворкинг хуҗасы  Галимуллин Алим Фиргать улы катнашты. Алар җиңүчеләрне котлап изге теләкләрен җиткерделәр, киңәшләрен бирделәр, диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәмнең иң кызык мизгелләре, студентларны котларга дип килгән, яшьләр арасында зур танылу алган юмористлар, төрле бәйрәм, кичәләр, телевидениеда татар “Stand UP” ын алып баручылар Фаиль Баязитов, Артур Сабиров, Ильхам Шакировларның килүе һәм студентларга көтелмәгән чыгыш ясаулары булды. Алар оештырган уеннарда студентлар бик теләп катнашты һәм бүләкләр оттылар.

Шулай ук студентлар үзләренең сәләтләрен дә күрсәттеләр. Ел студенты премиясендә иң яхшы мәгълүмати яктырту эшләре алып барган, булачак журналист Фәридә Галимуллина яшьтәшләренә үзе әзерләгән кызыклы репортажны күрсәтте. 

Иҗади шәхес номинациясендә 2 нче урын алган Закарова Илсия дусларына үзе яраткан җырны бүләк итте.

Саба районы “Ел студенты-2023” премиясының Гран-при иясе булып Казан федераль университеты магистры Мотыгуллина Айгөл танылды.

Студентларның көтеп алган бәйгесе быелга тәмам. Тантанадан һәркем кәеф күтәренкелеге һәм тагы да күп энергия җыеп кайтты. 

Алдагы елда очрашканга кадәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International