Шәмәрдән "Яшьлек" командасы кече шәһәрләр һәм районнар арасында иң көчлеләр рәтендә!

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Шәмәрдән "Яшьлек" командасы кече шәһәрләр һәм районнар арасында иң көчлеләр рәтендә!
 2-4 февраль көннәрендә, Сабада,  2024 нче елның "Татарстан Республикасы футбол федерациясе" кубогына, район һәм кече шәһәрләр арасында мини-футбол буенча ярышлар булып узды.
Ярышларда республикабызның төрле шәһәрләреннән  24 команда катнашты.
Безнең "Яшьлек" җыелма командасы, соңгы хәл итүче матчта, 8:1 исәбе белән Аксубай районының "Аксу" командасын җиңеп, төп Кубокның хуҗасы булды. 
Команданың тренеры Халиуллин Фархат Ханзарович.
Иң яхшы уенчы дип Яруллин Данияз танылды.
Шулай ук безнең икенче "Саба"  җыелма командасы, Теләче районы командасын җиңеп, 2:1 исәбе белән, кече Кубок хуҗасы булды.
Иң яхшы уенчы дип тренер Разаков Данияр Рихсибаевич лаек дип табылды.
Тренерларны һәм командаларны җиңүләре белән котлыйбыз!  Алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International