Көтеп алынган чаңгы ярышы!!

2024 елның 3 феврале, шимбә

Көтеп алынган чаңгы ярышы!!

2 нче февраль көнне Иләбәр авылы чаңгы трассасында кичке чаңгы ярышы үтте. Бирегә чаңгычылар беренче тапкыр җыелды. Трассаны тәүге тапкыр үтүләре булса да сынатмадылар, яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.

Ярышны ачу тантанасында   районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, "Яшьлек"яшьләр үзәге директоры Маканов Динар Каршигай улы, җаваплылыгы чикле "Игенче" җәмгыяте генераль директоры Зарипов Алмаз Зөфәр улы катнаштылар.

Җиңүчеләргә диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды. Ярышлар зур оешканлык белән  һәм бик күңелле үтте.

Ярышны оештыручыларга, катнашучыларга һәм карарга килгән җанатарларга рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International