2024 елның 2 февралендә Курсабаш мәдәният йортында 2023 ел нәтиҗәләре белән "Курсабаш" ҖЧҖнең хисап җыелышы узды. Отчетлар белән җитәкче Җиһаншин Ирек Сәетшевич һәм барлык төп белгечләр чыгыш ясады. Җыелышта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәсәншин Гафур Шәйхулла улы катнашты.