Район хуҗалыкларында еллык хисап җыелышлары дәвам итә. 2024 елның 2 февралендә «Шытсу» җәмгыятендә дә хисап җыелышы узды. Хуҗалык җитәкчесе Адел Альберт улы Билалов һәм баш белгечләр 2023 елгы эшчәнлеккә җентекле анализ ясадылар һәм 2024 елга бурычлар куелды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе алдынгыларга Саба муниципаль районы бүләкләрен тапшырды.