23 гыйнварда Саба муниципаль районы Чемпионатының мини-футбол буенча хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ирләр командалары арасында Югары лиганың (район этабы) финал уеннары узды. Бүләкләү тантанасында мөхтәрәм кунаклар катнашты:
Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы; ШЛПУМГ җитәкчесе Иванов Руслан Илгиз улы; Саба РЭС җитәкчесе Якупов Рөстәм Шөгаеп улы; Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Нияз Наилевич.
Турнир тәмамланганнан соң иң яхшы уенчылар ачыкланды:
Рафиков Солтан-РЭС командасы;
Галимҗанов Нурсил-Явлаштау командасы;
«Иң яхшы капкачы» номинациясендә Гайфуллин Фазыл Килдебәк командасы бүләкләнде.
"Иң яхшы бомбардир" номинациясендә Яруллин Айрат ШЛПУМГ командасы бүләкләнде.
Командаларны бүләкләү:
3 урын-РЭС
2 урын-Килдебәк
1 урын-ШЛПУМГ
Район чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба җиңүләр телибез!