Карны бергәләп көрибез!

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Карны бергәләп көрибез! 

 

Быелгы кыш безне өем-өем кары белән сөендерә. Әмма ялгыз яшәүчеләргә, бигрәк тә өлкәннәргә күпләп яуган кар кыенлыклар тудыра. "Яшьлек" яшьләр үзәге базасында эшләп килүче "Волонтёр" ирекле ярдәм күрсәтү үзәге активистлары шушы көннәрдә ялгыз яшәүче өлкәннәргә кар көрәргә ярдәм иттеләр. Күмәк көч тау күчерә, ди халык мәкале.  Бердәм хезмәт волонтёрларның беләгенә тагы да көч, күңелләренә дәрт өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International