"Барысы да киләчәк пенсия турында "

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Укучыларның пенсия һәм социаль грамоталылыгын арттыру максатыннан 2024 елның 18 гыйнварында Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча Саба районы бүлеге клиентлар хезмәте вәкилләре "Барысы да киләчәк пенсия турында "дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Очрашу 9-11 сыйныф укучылары белән оештырылды.

Ни өчен  бу чара мөһим булып санала? Беренчедән, илнең һәр гражданы мәгълүматлы булырга хокуклы. Икенчедән, без XXI гасырда яшибез, киләчәк пенсия турында алдан уйларга, аны формалаштыруда актив катнашырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International