Балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә кызыксыну, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлылыгына соклану хисләре тәрбияләү, милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә куллануны системалаштыру, туган телне ярату хисләре тәрбияләү, матур, дөрес, мәгънәле итеп сөйләшә белергә өйрәтү, балаларда матурлыкны күрә һәм аны саклый белү сыйфаты, зәвыклылык тәрбияләү максатыннан, “Милли бизәк - халкым тарихы” атнасы кысаларында МБМБУ Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасында күп кырлы эш алып барылды. Рәсемләү, әвәләү, кисеп ябыштыру эшчәнлекләрендә татар халкының милли киемнәре бизәлде.