2023 елда терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

19 гыйнварда Иске Икшермә авылы мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минниханов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2023 елда терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район ветеринария хезмәте җитәкчесе, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. 2023 елда районның авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тарафыннан 109 152 тонна сөт җитештерелгән (2022 ел дәрәҗәсенә карата 105%). Савым һәм продуктивлык буенча лидерлар булып «ПМК»ҖЧҖе, Мөхәммәтшин З.З. КФХ , «Туган як» ҖЧҖ , «Игенче» ҖЧҖ , «Курсабаш» ҖЧҖ ,  "Урта Саба" бүлекчәсе тора. 5 811 тонна сыер ите һәм 9 989 тонна дуңгыз ите җитештерелгән. Сыерлар саны 33 169 баш, 44 740 дуңгыз, 6 805 сарык һәм кәҗә, 2 749 баш ат тәшкил итә. 

Тэги: УСХиП
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International