Тимераякта шуучылар белән күңелле уеннар.

2024 елның 7 гыйнвары, якшәмбе

Тимераякта шуучылар белән күңелле уеннар.

Кышкы каникуллар, яллар дәвам итә. Шәмәрдән "Яшьлек" яшьләр үзәгенең чаңгы базасында урнашкан шугалагында һәр көнне балалар тавышы тынмый. Тимераякта өлкәннәр дә бик теләп шуа. Кичә, биредә, "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре  шугалакка  килүчеләр белән күңелле уеннар оештырды. Көннең бераз салкынча булуы да яшьләрне куркытмады, уеннарда бик теләп катнаштылар. Ахырдан, уенда катнашучыларның һәрберсенә тәмле күчтәнәчләр таратылды .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International