Явлаштау мәктәбендә “Үзебез сайлаган язмыш” исемле зур очрашу

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

5 декабрь көнне «Укытучы һәм остаз елы» уңаеннан  Явлаштау мәктәбендә “Үзебез сайлаган язмыш” исемле зур очрашу үткәрелде. Бу чарага төрле төбәкләрдә туып үскән, үзенең хезмәт юлын биредә башлаган, белем һәм тәрбия биргән педагоглар чакырылган иде. Чара башланганчы килгән кунаклар үзләре укыткан укучылары белән очрашып, аралашып алдылар. Махсус фотозонада фотосүрәткә төштеләр. Иң өлкән остазлардан Шаймуллина Ризәлә Дәүләт кызы (83 яшь) һәм Гыйззәтуллина Алсу Фазлый кызы (80 яшь) иде. Очрашу бәйрәме чәй табыны артында күңелле аралашу, хатирәләрне яңарту, җыр-моң белән үрелеп алып барылды.Бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән укытучылар да искә алып үтелде. Башта сүз өлкән буын укытучыларына бирелде. Алар үзләренең эшләү дәверләре турында бик кызыклы итеп сөйләделәр, бу бәйрәмдә һәр остаз еракта калган яшьлек елларына кайтып килде дисәк тә була. Аннары төрле елларда директорлык вазыйфасын башкаручылар иң матур, иң күнелле вакыйгаларны хәтерендә яңарттылар. Килгән һәр кеше үзенең якты истәлекләре белән бүлеште. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International